Нурлатның яшь судомодельчеләре Казанда узган ярышларда уңышлы чыгыш ясады.
14 май көнне «Киләчәк» балалар иҗат үзәгенең судомодельләштерү түгәрәгенә йөрүче укучылар педагог Румил Намаев җитәкчелегендә Казан шәһәрендә "Кара күл" акваториясендә балалар өчен суднолар моделе спорты сезонын ачу тантанасында катнашты.
Хәрби корабларның тәкъдим ителгән модельләре ярыш маршрутын уза алдылар һәм катнашучылар дипломнарына лаек булдылар.
Әмма иң төп казанышларның берсе-балаларны чын су стихиясенә һәм спорт ярышларына җәлеп итү, заманча дөньяда кирәкле иҗади эзләнүләр, яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә яңа дәрәҗәләргә ирешү.