Нурлат районының 8 авылында күчмә «Мобиль поликлиника» комплексы эшләячәк.
Ерак авылларда яшәүчеләргә беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү максатыннан, «Мобиль поликлиника» күчмә комплексларының бригадалары чыгу графигы расланды.
«Республикада 4 мобиль комплекс булдырылган, алар Республика клиник хастаханәсенә, Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә, Әлмәт районы үзәк хастаханәсенә һәм Яр Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсенә беркетелгән. Без Әлмәт зонасына карыйбыз, безнең районга мобиль комплекс аннан киләчәк», – диде Нурлат районы үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Татьяна Соренкова.
Нурлат районындагы мобиль поликлиника 11 июльдән Чулпан авылыннан эшли башлаячак, анда пациентларны Заречный, Тумба һәм башка торак пунктлардан китерәчәкләр.
Татьяна Соренкова сүзләренә караганда, мобиль комплексларның пациентларны тар белгечлек табиблары (алар график буенча эшләячәк) кабул итүне оештыру өчен аерым бүлмәләре, лаборатория бар, шулай ук монда УЗИ, ЭКГ ясарга мөмкин булачак.
"Көн саен һәр табиб 60 лап кешене кабул итә алачак", - диде баш табиб урынбасары.
Нурлат районында мобиль поликлиника 2 сентябрьгә кадәр эшләячәк.