Шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә элемтәләрен һәм буыннарның дәвамлылыгын ныгыту, Татарстан һәм гаилә тарихына карата кызыксыну уяту, тарихи аң һәм патриотизм хисе тәрбияләү, шулай ук архив материаллары белән эшләүгә, тарихи һәм туган якны өйрәнү әдәбиятын укуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты ел саен «Минем шәҗәрәм»дип исемләнгән генеалогик тикшеренүләр республика конкурсын үткәрә.
1-11 сыйныф укучылары һәм һөнәри белем бирү оешмаларында 18 яшькә кадәрге белем алучылар чакырыла.
Шулай ук элек конкурсларда катнашкан, әмма җиңүчеләр арасына кермәгән кешеләр дә чакырыла.
Конкурста катнашу өчен гаризалар Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегендә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Нурлат ш., к. Маркс ур., 22 йорт, 8(84345)2-07-12 телефоны буенча яки электрон почта адресына Liliya.Zakirova@tatar.ru
Конкурс турында тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган.