Нурлат районы авыл мәктәпләре укучылары үзләренең бизнес-проектларын тәкъдим итте

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

Авылда бизнес оештыру бик мөмкин.

Шәһәрдә генә түгел, ә авылда да уңышлы эшмәкәр булырга мөмкин. "Киләчәк" балалар иҗат үзәге "Минем беренче бизнес идея" проектларын яклау мәйданчыгына әверелде.Үз проектларын авыл мәктәпләренең 7 укучысы тәкъдим итте. 

Авыл җирлегендә төрле бизнес оештырырга була. Чебиләр һәм әкәм-төкәмнәр үрчетүдән башлап, кәҗә сөтеннән сыр ясау һәм умартачылык белән шөгыльләнүгә кадәр.

Проектларны яклау "Авылда бизнес уңышы" брифингы кысаларында узды, анда эшкуар Венера Тимербулатова спикер булды.

Конкурста җиңүче-Селиванова Дианага, 27 майда шәһәр Мәдәният сараенда район һәм Нурлат шәһәре эшмәкәрләре белән узачак очрашуда проектны яклау мөмкинлеге бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International