Нурлатның «Сәләт» балалар сәнгать мәктәбе нурлатлыларны “Телим сиңа, җирем минем" дигән отчет концертына чакыра.
Ул 20 майда 17.30 сәгатьтә шәһәр Мәдәният сараенда узачак.
Балалар сәнгать мәктәбенең ел саен үткәрелә торган отчет концерты укучылар казанышларының үзенчәлекле нәтиҗәсе булып тора. Тамашачыларны балаларның иң якты һәм иҗади номерлары көтә, алар бер ел эчендә нәрсәгә өйрәнүләрен күрсәтәчәк.