Бүген шәһәрнең 2нче мәктәбендә тарих укытучысы Елена Киргизова әлеге юбилей датасына багышланган дәрес үткәрде.
Ул 7нче сыйныф укучылары өчен Болгар буйлап интерактив экскурсия оештырды, бу территориядә ислам динен кабул итү тарихы, анда яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, дәрес гадәти характерда түгел иде: ул укучыларның үзләре чыгышы белән дәвам итте, төркемнәрдә эшләгәннән соң алар үзләренең иҗади проектларын тәкъдим иттеләр.
«Бүгенге дәрес миңа бик ошады, без ислам динен кабул итү тарихыннан бик күп яңалыклар белдек. Бу безгә кирәк булыр дип уйлыйм, без бит күпмилләтле Татарстанда яшибез», – дип уртаклашты мәктәп укучысы Анастасия Пакшина.
Тарих укытучысы Елена Киргизова да мондый дәресләр үткәрү кирәклеге турында билгеләп үтте.
«Бу дәрес – без күп еллар дәвамында уздырабыз торган күпсанлы чараларның берсе. Бездә сәяхәт һәм экскурсияләр бик күп, шул исәптән Болгарга да, бу үткәндәге тарихны өйрәнү максатыннан эшләнә. Мәктәп программасы буенча ислам темасы 6нчы сыйныфтан ук өйрәнелә, ә 7нче сыйныфта без аны киңәйтәбез, тулыландырабыз»,-дип сөйләде Елена Киргизова.