Татарстан Республикасы экология министры урынбасары Нурлат укучылары белән “Цифра дәресендә" очрашты

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Бүген, 17 майда, шәһәрнең 4нче мәктәбендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы башлангычы белән цифрлаштыру дәресе узды.

Чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының инвестиция-инновация эшчәнлеге буенча урынбасары Егор Тарнавский һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Зәрринә Сәйфетдинова катнашты.

Дәрес башланганчы кунаклар экологик акциядә катнашып, мәктәпнең яшь экологлары белән аралаштылар. Пионериянең 100 еллыгын билгеләп үтү алдыннан Егор Тарнавский һәм Зәрринә Сәйфетдинова тематик плакат ясауда катнашты.

Мәктәпнең актлар залында «Виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык» темасына дәрес узды, биредә укучылар информатика укытучысы Зилә Хисмәтова җитәкчелегендә төркемнәргә бүленеп, иҗади проектлар өстендә эшләде, соңыннан аларны яклады.

Егор Тарнавскийның укучылар белән әңгәмәсе дә ачык һәм нәтиҗәле булды, алар кызыксынып тыңладылар да, сораулар да бирделәр.

Шул ук вакытта башка аудиториядә цифрлаштыру дәресен район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Зәрринә Сәйфетдинова да үткәрде. Биредә дә укучылар нәтиҗәле эшләде, үз фикерләрен дә җиткерә алды.

Ике чара да истәлеккә гомуми фотосурәткә төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International