Бүген, 17 майда, Нурлат муниципаль районының дини һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек итү советы әгъзалары район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә түгәрәк өстәл артында очраштылар.
Идел буе Болгарында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Нурлат муниципаль районында узган чаралар турында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нафигина сөйләде.
Теманы Нурлат районы мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов дәвам итте.
2022 елның агымдагы чорында чит ил гражданнары белән бәйле оператив хәлләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлегенең полиция начальнигы Айдар Гыйзетдинов сөйләде.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Галина Терентьеваны һәм райондагы әрмән милли-мәдәни автономиясе җитәкчесен 2022 елның агымдагы чорында милли-мәдәни мохтариятләрнең эше мәсьәләсе буенча тыңладылар.
Утырышка Алмаз Әхмәтшин нәтиҗә ясады.