Нурлатта шәһәрнең үзәк урамын реконструкцияләү белән бәйле мәсьәләләр хакында фикер алыштылар

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Быел Нурлатта Гыйматдинов урамының элеватордан алып юлүткәргечкә кадәр бер өлешен реконструкцияләү планлаштырыла.

Юл, энергетика һәм башка хезмәтләр җитәкчеләре катнашында фикер алышуны Нурлат шәһәре башлыгы урынбасары Владимир Кашкаров үткәрде. Биредә район Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Марсель Гәрәев, Нурлат юл идарәсе начальнигы Рафис Сафиуллин һ. б. чыгыш ясады.

Пәнҗешәмбе, 19 май көнне, сәгать 17.30да  район мәдәният сараенда шәһәр халкы катнашында Гыйматдинов урамын реконструкцияләү буенча җәмәгать тыңлаулары узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International