Балалар бакчасы мөдире Әлфия Мәҗитова җитәкчелегендә «Светлячок» балалар бакчасы педагоглары тарафыннан балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күпьяклы эш алып барыла.
5 май көнне балалар бакчасында җәяүлеләр өчен юл йөрү кагыйдәләрен һәм тәүлекнең караңгы вакытында юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклауны ныгыту максатыннан чара булып узды. Чара барышында өлкән төркем тәрбиячесе Валентина Федорова балалар белән "Юлда яхшы күренүчән бул!» (тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылык кайтаручы элементларны куллану).
Чарада «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе бүлек начальнигы Гөлфия Гыймалтдинова да катнашты.
Уен формасында балаларга җәяүлеләр тарафыннан яктылык кайтаручы элементлар куллануның мөһимлеге турында сөйләнде.
Җәяүлеләрне машина йөртүчеләргә «сизелерлек» итәргә киемдәге яктылык кайтаручы элементлар (фликерлар) ярдәм итәчәк. фликерлар белән балаларны тәрбияче бнлән берлектә «Фиксики» мультфильмы персонажлары - Симка, Нолик, Профессор Дим Димыч таныштырды. Алар ролендә шушы төркем балалары: Нәзилә Гыймалетдинова, Артур Чапланов, Радмир Мөфтахов һәм Ришат Шамдинов чыгыш ясады.