Туган авылында җырчының концерты аншлаг белән узды.
Узган ял көннәрендә Бикүле һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләр якташыбыз, соңгы елларда татар эстрадасының танылган җырчыларының берсенә әверелгән Илдус Садыйковның концертына җыелды.
Илдус Садыйков башкаруындагы популяр җырларны бик яратып һәм горурланып тыңладылар, көчле алкышлар, чәчәк бәйләмнәре белән туган җиребездә җылы концерт өчен рәхмәт белдерделәр.
Авыл җирлеге Башкарма комитеты үзенчәлекле бүләк тә ясады – авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова җырчыга «Бикүле премиясе» Дипломын һәм «Ачыш» номинациясендә «Яңа йолдыз»дип язылган торт тапшырды.
«Авылдашларның бүләге яңа җиңүләргә юл ачсын», – дип теләде Алсу Минехадыевна яшь җырчыга.