Нурлат шәхси эшмәкәре Николай Блиновның эшчәнлеге республика күләмендә дә таныла башлады.
Шәхси эшмәкәр Николай Блинов Татарстан Хөкүмәте йорты янында чәчәкләр утыртуга һәм үстерүгә тендер отты. Нурлатта ул көнне яңгыр явуыннан файдаланып, республика башкаласында чәчәкләр утыртуны оештырды.
«Без биредә ике клумбаны булдырдык, анда 15 000 тирәсе петуния, бәрхет гөлләр, цинерарий утырттык", – дип хәбәр итте Николай Блинов.
Гомумән алганда, Нурлат чәчәк үстерүчеләренең быел яшелләндерү күләме киңәйде. Нурлатта бу сезонда алар Совет, Хәмәдиев урамнарында тагын да күбрәк чәчәк композицияләре ясаячаклар.