Никахлашу Сараенда Халыкара гаилә көнендә бигрәк тә тантаналы атмосфера хөкем сөрде. Биредә 50 ел бергә гомер иткән парларны һәм ел башында, дөресрәге иң кыска ай – февраль аенда дөньяга килгән яшь нурлатлыларны хөрмәтләделәр.
- Барысы да гаиләдән башлана. Гасырлар һәм меңьеллыклар буена гаилә җәмгыятьнең һәм дәүләтнең нигезе булып хезмәт итте, - дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин. Ул юбилярларга һәрвакыт үзара аңлашып яшәүләрен һәм ата-аналарга сабыйларын тигез, тату гаиләдә үстерүләрен теләде.
Беренче булып алтын туйларын билгеләп үтүче парлар котлаулар кабул итте. Болар-шәһәрдә яшәүчеләр Асия һәм Сәгыйть Әбделганиевлар, Якушкинодан Зинаида һәм Василий Андреевлар, Түбән Нурлаттан Сара һәм Миннеяр Бакировлар, Төрнәстән Наталья һәм Владимир Куликовлар.
- 75 еллык тату гомер кичерүегез уңаеннан бергәләп җыелып сезне шушы матур залда хөрмәтләргә язсын, – дип мөрәҗәгать итте аларга Алмаз Сәлимович.
«Яңа туган балага бүләк» акциясе кысаларында котлаулар һәм изге теләкләр эстафетасы нәниләргә һәм аларның әти-әниләренә күчте. Импровизацияләнгән сәхнәдә 20дән артык яшь нурлатлыны хөрмәтләделәр. Алар арасында бары дүртесе-гаиләдә беренче балалар. Әти-әниләренең икенче балалары булып 3 сабый, шул кадәр үк сабый гаиләдәи дүртенче булып туган. Февраль ае нурлатлыларның гаиләләрендә өченче балаларга бай булган икән. Әмма бу айдагы сабыйлар арасында төгәлрәге, ата-аналар арасында, һичшиксез Әнвәр һәм Мөнирә Газизовлар гаиләсе абсолют рекордны куйды. Кечкенә уллары Азиз-гаиләдә бишенче бала.