Хасибулла һәм Баян Вәлиуллиннар тормышы бәхетле гаилә үрнәге булып тора: күптән түгел алар кавышуларының чираттагы юбилеен билгеләп үтте.
Һәм әлеге датаны хаклы рәвештә таҗлы дип әйтергә була. Хасибулла Мотыйгулла улы һәм Баян Ибраһим кызы йөрәкләрен сугыштан соңгы авыр елларда бәйлиләр, ә бала һәм үсмер чаклары катлаулы сугыш чорына туры килә аларның.
«Мин армиягә кадәр үк өйләндем, ә Ватан сагына сугышттан соңгы беренче чакырылышта бастым. Өч ел хезмәт иткәч, туган авылым Бикүлегә әйләнеп кайттым", - дип уртаклашты Хасибулла Мотыйгулла улы.
Аларның бәхетле гаилә сере нидә соң? Зур гаилә башлыгы Хасыйбулла Мотыйгулла улы бер-береңне ихтирам итеп яшәүдә дип саный. Ә менә Баян апаның үз фәлсәфәсе бар.
"Тормышта төрле хәлләр булгандыр, мөгаен. Әмма кайвакыт ишетмәскә, күрмәскә кирәк", - дип уртаклашты ул.
Ә бәлки Вәлиуллиннар гаилә мөнәсәбәтләренең үзгә зирәклегенә иядер. Чөнки 45 ел инде улы Гомәр һәм киленнәре Гөлсәрия гаиләсе белән бер түбә астында тату гомер кичерәләр.