Нурлат районының Киекле авылында "Шүрәле" ял зонасы булачак

2022 елның 15 мае, якшәмбе

Авыл үзәгендәге күл буенда иҗтимагый киңлек зонасын төзекләндерү башланды.

Тиздән Киекле авылы үзәгендә яңа ял зонасы барлыкка киләчәк. Янәшәдә генә "Кибет күле" дип йөртелүче җирле күл, янәшәдә генә яңа мәдәният йорты урнашкан. Күптән түгел авыл халкы авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчелегендә зур өмә үткәрделәр – күл ярларын тәртипкә китерделәр, агачлар утырттылар.

Шунда ук тиздән Габдулла Тукай әкияте геройлары – җигүле ат һәм Шүрәле белән Былтыр куелачак. Бу җәһәттән Киекле авылыннан чыккан Әхәт Галәветдинов якташларына иганәчелек ярдәме күрсәткән.

Авыл җирлеге башкарма комитетында билгеләп үтелгәнчә, паркны төзекләндерү үзара салым программасы кысаларында дәвам итәчәк. Авылның иҗтимагый киңлеге авыл халкы өчен генә түгел, ә юлчыларны да җәлеп итү урынына әйләнер дип планлаштырыла, чөнки парк төп юл буенда урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International