Нурлатның яшь кикбоксерлары Ульяновск өлкәсендә узган беренчелектә уңышлы чыгыш ясадылар

2022 елның 15 мае, якшәмбе

Нурлаттан барган 10 катнашучы да медальләр яулады.

Кичә Димитровград шәһәренең кикбоксинг буенча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган беренчелек үтте. Нурлатны Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбенең 10 яшь кикбоксеры, тренерлар Евгений Казаев һәм Руслан Никаненков тәрбияләнүчеләре тәкъдим итте.

Алар барысы да яхшы нәтиҗә күрсәттеләр һәм медальләр яуладылар.

1 урын:

Кудряшов Влад;

Ярушкин Радмир;

Плотникова Ясминә;

Газизов Самат;

Андреев Артем;

Приказчиков Кирилл;

Гыймранов Раниф.

 

2 урын:

Семенов Сергей;

Ярушкин Радель.

3 урын:

Чурюков Богдан.

Спортчыларны һәм тренерларны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International