Нурлатта «Татар кызы-2022»республика конкурсының зональ этабы узды

2022 елның 14 мае, шимбә

Конкурсның зональ этабында җиңүче исеме өчен, шулай ук татар телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм тарихын белү буенча республиканың дүрт районыннан килгән гүзәл кызлар көч сынашты. Шулай итеп, Нурлат районыннан Руфинә Гайнетдинова, Алексеевск районыннан Гүзәл Нәҗметдинова, Әлки районыннан Рамилә Гайфуллина, Яңа Чишмә районыннан Флүзә Хәйруллина катнашты.

Конкурсның барлык биремнәре (визит карточкасы, милли костюмдагы дефиле, иҗади номер, интеллектуаль сораулар, татар милли кухнясы) конкурсантларның талантларын һәм сәләтләрен ачарга ярдәм итте: алар һәрберсенә аерым шарм белән генә хас булган җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, жюри сорауларына ихлас җавап бирделәр, тагын бер кат үзләренең акылы һәм сөйкемлелеге белән конкурсны ямьләндерделәр. Милли ризыклар әзерләүдә дә аларга тиңнәр юк кебек. Зональ этапта катнашучылар тәкъдим иткән кош теле, гөбәдия, өчпочмак, бавырсак жюри тарафыннан югары бәя бирелде.

«Бу-сайлап алу этабы форматы, анда без «Татар кызы-2022» матурлык, талант, милли гореф-гадәтләр республика конкурсы ярымфиналчыларын сайлыйбыз. Быел зона этаплары биш зонада уза, Нурлат районында - без беренче тапкыр. Республика буенча быел җиденче тапкыр үткәрелә торган конкурста меңнән артык кыз катнаша», – дип уртаклашты жюри рәисе - «Татар кызы» халыкара конкурсының башкарма директоры Гүзәлия Гыйниятуллина.

Сайлап алу этабының төп критерийларының берсе, әлбәттә, татар телендә аралашу һәм милли гореф-гадәтләрне белү иде. Иҗади ярыш нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмә районыннан Флүзә Хәйруллина иң күп балл җыйды, ул 3 һәм 4 июньдә узачак конкурсның ярымфиналында катнашачак.

Чара ахырында бүләкләү тантанасы булды. Конкурсантларны район җитәкчелеге исеменнән Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова котлады. Ул аларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International