Концерт 18 май көнне сәгать17.30да Нурлат балалар сәнгать мәктәбендә узачак.
Нурлат балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаучылар Семен Леонтьев, Рәсүл Миңнеханов һәм Андрей Волков – Әлмәт музыка көллияте студентлары. Балалар туган мәктәп диварларына килеп кунаклар өчен онытылмаслык музыкаль кичә оештырачак.