Слайм Нурлат интернат-йортында яшәүчеләр арасында да популярлашты

2022 елның 14 мае, шимбә

Заманча уенчыклар-антистресс кулланып иҗади дәресләр Нурлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар арасыннан социаль хезмәт алучыларга аеруча ошый.

Моннан тыш, пластик сузылган массаны алар үзләре ясыйлар. Әлбәттә, барысы да социаль эш буенча белгечләрнең оста җитәкчелегендә башкарыла. Слайм, аларның сүзләренә караганда, куллар өчен яхшы тренажер.

Мондый чаралар барышында өлкәннәр һәм инвалидлар тынычлана, үзләрендә иҗади сәләтләр ача. Әмма иң мөһиме-слайм белән уеннар вак моториканы һәм фикерләүне үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International