Нурлат шәһәренең Мәдәният сараенда Халыкара шәфкать туташлары көненә багышланган чара узды.
Халыкара шәфкать туташлары көненә багышланган ачык фәнни-гамәли конференция форматында узган тантаналы чарада Нурлат районы үзәк хастаханәсенең шәфкать туташлары катнашты. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән Нурлат район хастаханәсенең баш табибы Айдар Сәгъдиев котлады, ул сәламәтлек саклау системасында шәфкать туташы ролен ассызыклады.
«Кул гигиенасы» дигән темага уздырылган конференция «Кеше гомерен саклап калыгыз: кул гигиенасын саклагыз» дигән девиз астында узды һәм берничә сорауны үз эченә алды.
Шулай итеп, педиатрия бүлегенең шәфкать туташы Зәринә Мөнәвәрова «Тиренең төзелеше һәм микрофлорасы» темасына доклад белән чыгыш ясады, анестезиология һәм реанимация бүлегеннән Фәридә Ерова «Кулларны эшкәртү таләп ителгән вакытлар”, гинекология бүлегеннән Резедә Вәлиева «Тире антисептиклары класслары»темасына чыгыш ясады.
Фәнни-гамәли конференция эше бик нәтиҗәле килеп чыкты. Чөнки биредә кул гигиенасы техникасы кебек мөһим тема турында фикер алыштылар. Шулай ук кулларны хирургик эшкәртү буенча да чыгышлар тыңланды, перчаткаларның роле һәм аларны куллану күрсәткечләре, пациентларның тире катламнарын эшкәртү төрләре, дозаторларны куллану, аларның төрләре һәм эшкәртү турында сөйләделәр.
Конференциядә аерым блок булып иң яхшы шәфкать туташларын бүләкләү булды. Баш табиб Айдар Сәгъдиев Лилия Вәлиева һәм Людмила Ильинага Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталарын, Марина Чернова, Людмила Баринова, Газизә Гобәйдуллина, Фәридә Нәбиуллина һәм Рушания Шаһидуллинага Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгының Мактау грамоталарын, Наталья Сенькинага, Зинаида Ямзуковага, Светлана Парфеновага, Индира Бакаевага һәм Гөлнара Мәхмүтовага шулай ук икенче яртыеллыкка «Дуслык» («Дружба», «Туслах») район газетасына язылуны тапшырды.
Шәфкать туташларының тулы бер төркеме: Альбина Әбделманова, Гөлшат Билалова, Галина Блинова, Виктория Вәлиева, Зөһрә Галиуллина, Гөлфинә Галәветдинова, Диләрә Заличева, Елена Николаева, Юлия Сиякина һәм Лилия Хөсәенова.Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзыннан «COVID-19 пандемиясе белән көрәштә казанышлары өчен» истәлекле медальләренә лаек булды.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан Нурлат район үзәк хастаханәсенең баш шәфкать туташы Ольга Прохорова, шулай ук юбилеен билгеләп үтүче шәфкать туташы Ралия Гайнуллина адресына карата да намуслы хезмәтләре һәм югары профессиональлек өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.