Нурлат районы Габдулла Кариев иҗатын сөючеләрне берләштерде

2022 елның 13 мае, җомга

Колбай-Мораса мәктәбендә Габдулла Кариев исемендәге Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

Күренекле якташыбыз-танылган артист, режиссер, профессиональ театрга нигез салучы Габдулла Кариев истәлегенә багышланган конференция Нурлат районында икенче ел уздырыла.

Ул 40лап катнашучыны берләштерде, биредә Нурлат, Әлки, Балык Бистәсе, Яңа Чишмә районнарыннан һәм Казан шәһәреннән мәктәп укучылары һәм педагогик хезмәткәрләр катнашты.

Конференция татар әдәбиятына, туган якны өйрәнүгә багышланган иде, биредә «Татар әдәбияты өлкәсендә театр сәнгатенең барлыкка килүе һәм роле», «Габдулла Кариев иҗаты һәм заманча театр сәнгате», «Габдулла Кариев иҗатын өйрәнүдә галимнәрнең эшчәнлеге» номинацияләре буенча укучылар үзләренең фәнни-гамәли эшләрен якладылар. Шулай ук театр сәнгатенә багышланган шигырьләр дә яңгырады.

Педагогик хезмәткәрләр шулай ук эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, заманча педагогик технологияләрне өйрәнү алымнары һәм татар мәктәпләрендә укучыларның рухи-әхлакый проблемаларын ачыклау турында сөйләделәр. Габдулла Кариевның иҗади юлын өйрәнү һәм укучыларны тәрбияләүдә аның әһәмияте турында сөйләшү дә барды.

Район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина конференциядә катнашучыларга нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде, җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар Габдулла Кариев музее белән танышудан да матур тәэсирләр алдылар. Музей директоры Люзия Вәлиуллина аларга кызыклы экскурсия үткәрде, артистның шәхси әйберләрен күрсәтте, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International