Нурлатлылар «Татарстанның чиста урманнары» республика акциясендә катнашачак

2022 елның 13 мае, җомга

Иртәгә, 14 майда, теләкләре булганнар "Татарстанның чиста урманнары” республикакүләм табигать саклау акциясендә катнаша ала. Ул өч юнәлеш буенча җәелдереләчәк.

Беренчесе-Нурлат-Казан автоюлы буенда, җыелу урыны-сәгать 9.00да-Каравыл Тавы авылы тукталышы янында. Икенче юнәлеш-Нурлат – Әлмәт автоюлы буенда, сәгать9.00да Андреевка авылы тукталышы янында. Өченче юнәлеш-Нурлат-Тимерлек автоюлы буендагы урман буен җыештыру, җыелу урыны сәгать9.00да Заречный поселогы тукталышы янында. Һәр юнәлешкә җаваплы булган участок урманчылары беркетелгән.

“Шундый ук акция 4 июньдә дә булачак", – диде Нурлат урманчылыгы җитәкчесе-урманчы Рөстәм Галиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International