Нурлатлыларны гаилә көнен билгеләп үтәргә чакыралар

2022 елның 13 мае, җомга

15 май-Халыкара гаилә көнендә Нурлат шәһәренең «Театр» скверында бәйрәм чарасы узачак.

Аның кысаларында гаиләләренең алтын туен билгеләп үтүчеләрне котлау булачак, шулай ук «Яңа туган балага бүләк»акциясе узачак.

Акция барышында быел сабыйлары дөньяга килгән 22 гаилә район җитәкчелегеннән бүләкләр алачак.

Башлана 17.00 сәгатьтә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International