2022 елның 27 апрелендә Идел буе федераль округының 21-29 июль көннәрендә Самара өлкәсе территориясендә Мастрюков күлләре фестиваль паркында узачак 10нчы юбилей «іВолга» яшьләр форумына теркәлү башланды.
Конкурста катнашу өчен 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары чакырыла. Теркәлү 2022 елның 26 маена кадәр дәвам итәчәк.
Быел Форумны уздыру темасы «Россия халыклары бердәмлеге». Аңа форумның барлык чаралары: тренинг дәресләре, яшьләр проектлары конкурсы, фәнни һәм гамәли конференцияләр, лекцияләр һәм мастер-класслар, төрле юнәлешләр буенча төбәкара ачык ярышлар, түгәрәк өстәлләр, күргәзмәләр, фестивальләр, ярминкәләр, инициативалар буенча ярминкәләр, турнирлар, федераль, округ һәм төбәк дәрәҗәсендәге экспертлар белән очрашулар, дискуссияләр, шулай ук мәдәни-ял итү, спорт һәм туристлык-туган якны өйрәнү программалары керәчәк.