Нурлат яшьләрен грантлар конкурсында катнашырга чакыралар

2022 елның 13 мае, җомга

Синең яшьләр өчен, туризмны, медиа, психологик ярдәмне үстерү проекты буенча яхшы идеяң бармы әллә үз эшеңне үстерергә телисеңме? 

Грантлар конкурсына гариза бир!

Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру өчен физик затлар өчен грантлар конкурсына гаризалар бирү кампаниясе тәмамлануга 7 көн калды.

Син монда түбәндәгеләрне эшли аласың:

 - 300 мең сумга кадәр грант оту мөмкинлегең бар;

 - үз проектың турында бөтен республикага сөйләү мөмкинлеге бар;

- яңа дәрәҗәгә чыгарга һәм яңа үрләргә ирешергә.

Моның өчен гаризаны «Минем субсидияләр» мәгълүмат системасында: https://subsidiya.tatarstan.ru/landing/. тутырырга һәм 19 майга кадәр җибәрергә,

Син безнең белән ме?

Татарстан командасына кушылыгыз!

#МолодежьТатарстана 
#времявозможностей

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International