Тормыш-көнкүреш әйберләре белән тулган балконнар һәм лоджияләр янгын куркынычы чыганагы булып тора.
Бу, кагыйдә буларак, нәкъ янгын чыгарга мөмкин булган иске, майлы матдәләр саклана торган урын.
Көчле янгыннарның сәбәбе-күршеләрнең саксызлык аркасында ташланган тәмәке төпчегенең җил белән балконга эләгүе.
Әгәр сезгә әйберләрне балконда саклау кирәк икән, барыбер, металл тартма ясап бар әйберне шунда саклау мәҗбүри.
Моннан тыш, шунда ук ком тутырылган чиләк тә булырга тиеш.
Мондый гади профилактик чаралар сезгә милекне янгыннан сакларга ярдәм итәчәк. Шулай да, янгын чыккан очракта, янгын турында "112" яки "92-073" телефоннарына "01" номерына хәбәр итәргә кирәк, төгәл адресны, катны, урынын күрсәтергә кирәк.
73 ПСЧ инспекторы Наталия Кузнецова.