Бүген «Киләчәк» балалар иҗаты үзәге базасында Яшь армиячеләр йорты ачылды.
Тантаналы чараның хөрмәтле кунаклары-Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина, Нурлат шәһәре хәрби комиссары Заһир Абдуллин. Чакырылган кунаклар арасында шулай ук «Форпост» ның җирле бүлекчәсе җитәкчесе Илгиз Сафиуллин, «ДОСААФ» җирле оешмасы рәисе Илдар Сөләйманов, Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар ветераннарының Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлекчәсе рәисе Ришат Сафиуллин да бар иде.
«Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республика иҗтимагый оешмасының Нурлат район бүлекчәсе» җирле иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән тыгыз хезмәттәшлек хәрби-патриотик тәрбиянең яңа нәтиҗәле системасын булдырырга мөмкинлек бирә. Шулай ук әлеге оешма рәисе яшь армиячеләргә «Снайпер» ату тирында 100 атуга сертификат тапшырды.
«Юнармия йорты ачылгач, егет-кызларның хәрби эш нигезләрен өйрәнү, илебез тарихын өйрәнү, төрле чаралар үткәрү мөмкинлеге барлыкка килер дип ышанабыз. Юнармия йорты хәрби-патриотик тәрбия үзәге булачак«, - дип билгеләп үтте “Киләчәк" үзәге директоры Эльмира Бикинеева.