Нурлат гимназистлары «Акыл-Батл» бәйгесендә катнашты

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Нурлат гимназиясе укучылары «Акыл-Батл» бәйгесендә катнашты.

Бүген, 12 май көнне, Нурлат гимназиясенең 5 нче сыйныф укучылары Сәминә Усманова, Алия Заһидуллина, Сәминә Исмәгыйлева «ШАЯН ТВ» телевизион каналындагы «Акыл-Батл» республика интеллектуаль уенында катнашты.

Нурлат гимназиясенең милли белем бирү буенча директор урынбасары Эльмира Гайнуллина җитәкчелегендәге укучылар командасы лаеклы чыгыш ясады һәм яхшы белем күрсәтте, шулай ук конкурсны оештыручылардан югары бәя алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International