Бикүледә ветераннар йортларына 12 истәлек тактасы урнаштырылды

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Бикүле авылында Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән йортларның фасадларына истәлек такталары элделәр.

Бу изге эш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчелегендә башкарылды.

“Узган ел без Бикүле һәм Илюткинода авыл җирлеге акчасына мемориаль такталарны яңарттык, шул ук вакытта Чистайда ветераннар исемнәре язылган 20 табличка әзерләдек", – дип уртаклашты Бикүле авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова.

Илюткинода мемориаль табличкалар узган ел ук куелган иде. Шунысы игътибарга лаек, аларның 2сен ветераннарның тол хатыннары һәм исемнәре белән махсус әзерләгәннәр. Бикүледә исә бу эшне Җиңү көне алдыннан оештырганнар, әлегә 12 мемориал табличка элгәннәр-һәр урамда берәр йорт сайлаганнар. Аларны урнаштыруда яшь волонтерлар – 9 нчы сыйныф укучылары Раил Шәйхетдинов һәм Раил Гыйззәтуллов булышкан.

Алсу Шакирова сүзләренә караганда, бу эш дәвам итәчәк. Кызганычка каршы, хәзер инде элек ветераннар йортлары урынында кипкән кура үсә яки башка хуҗалар яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International