Конкурс Россиянең мәдәни башкаласы Санкт-Петербург шәһәрендә узды.
Нурлат балалар сәнгать мәктәбе пианистлары «Җиңү җырлары – Ленинград» халыкара конкурсында бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Лилия Газизова, София һәм Камилла Мөхәммәтҗанова 2 дәрәҗә лауреат булдылар.
Кызлар барысы да Нурлат балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлегендә укытучы Әлфия Крепышева җитәкчелегендә шөгыльләнә.