«Нурлат аграр техникумы» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесен тәмамлаучылар өчен демонстрацион имтихан форматында аттестацияләү башланды.
Май аенда «Автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау» һәм «Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе» белгечлекләре студентлары арадаш аттестация кысаларында демонстрацион имтиханнарда катнашачак.
Ә инде июнь аенда ук «Икътисад һәм бухгалтер исәбе (тармаклар буенча)" белгечлеген тәмамлаучылар әлеге аттестация формасын «Бухгалтерлык исәбе" компетенциясе буенча йомгаклау аттестациясе кысаларында узачаклар.
2022 елның 16-19 маенда «Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе» белгечлегенең соңгы курсында белем алучы 24 укучы «Пешекче эше» компетенциясе буенча демонстрацион имтихан тапшырачак.
Хәзер үк инде 2022 елның 11-14 маенда Лаеш техник-икътисад техникумы базасында «Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау» белгечлеге буенча 19 укучы «Җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча демонстрацион имтиханда катнаша.
Имтихан башланганчы 1 көн кала эксперт төркеме тарафыннан имтиханда катнашучылары җирәбә салу һәм эш урыннарын бүлү гамәлгә ашырыла
Алар мәйданчык (инструментлар, җиһазлар, материаллар)белән танышалар, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык таләпләре буенча инструктаж уза. «Җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү" компетенциясе буенча биремнәр модульләргә бүленә. Барлык модульләрне башкару өчен 6 сәгать вакыт бирелә.
Һәр катнашучыга линия эксперты беркетелә, ул имтиханда катнашучының эшләнгән критерийлар буенча эшен бәяли һәм тиешле баллар куя.
Безнең егетләр демонстрацион имтихан үткәрүгә әзерләнделәр һәм үзләрен лаеклы күрсәтерләр дип ышанабыз.
Аларга уңышлар телибез!