«Чемодандагы музей» район күргәзмәсе белән меңләгән нурлатлы танышты

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Район конкурсы нәтиҗәләре буенча, армия һәм хәрби чемоданнар күргәзмәсе бәйрәм көнендә шәһәрнең үзәк мәйданында башланып китте.

Аны «Мәдәниятне үстерү үзәге» учреждениесе хезмәткәрләре оештырды.

"Чемодандагы музей" бердәм экспозициясендә 19 чемоданнан торган композиция тәкъдим ителде.

“Бу армия хезмәтенең көнкүреш әйберләре генә түгел, ул – язмышлар, истәлекләр, тарих", - дип аңлаттылар күргәзмәне оештыручылар Марина Казакова һәм Антонина Артамонова.

Әлеге конкурста мәктәп, балалар бакчалары һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре актив катнашты. Конкурска тәкъдим ителгән экспонатлар шәһәрлеләрне бик кызыксындырды. Өлкәннәр дә, балалар да чемоданны карап кына калмыйча, аларның эчтәлегенә дә кагылып карау мөмкинлегенә ия булдылар. Һәр экспонат үзенчәлекле һәм кызыклы иде. Конкурс шартлары буенча иң комплектланган үрнәкләр ачыкланды.

«Хәрби чемодан» номинациясендә Захар Елатонцев (1 нче мәктәп), Гүзәлия Әхмәтова (8 нче мәктәп), Рузилә Митакова (Кизләү мәктәбе) җиңүче булды.

 

«Армия чемоданы» номинациясендә Камил Гафуров («Алтын балык» балалар бакчасы), Глеб Авдушкин (Нурлат гимназиясе), Елена Киргизова (2 нче мәктәп), «Буратино»балалар бакчасы коллективы җиңде.

Оештыручылар барлык катнашучыларга да рәхмәтле һәм мондый күргәзмә традицион булыр һәм ел саен Җиңү Көнендә нурлатлыларны һәм шәһәр кунакларын сөендерер дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International