Чарада Казандагы Нурлат якташлыгы әгъзалары катнашты.
8 май-актер, режиссер, татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев туган көнендә җәмәгатьчелек вәкилләре Яңа Татар зиратына аның каберенә бардылар. Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм барлык якташлар исеменнән беренче булып Нурлат Якташлар җәмгыяте җитәкчесе Фәрит Мифтахов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул шулай ук Габдулла Кариев туган авылы Колбай-Мораса авылы музее, май аенда үткәрелә торган традицион чаралар турында сөйләде. Ул шулай ук быел да Нурлат районында якташыбызның 136 еллыгы уңаеннан чаралар планлаштырылуын билгеләп үтте.
Чарада катнашучылар Габдулла Кариев рухына багышлап дога кылдылар, чәчәкләр куйдылар.