«Нурлат-информ» да апрель ае дәвамында язылу кампаниясе кысаларында узган «Дуслык» белән дус булу» конкурсында җиңүчеләрне игълан иттеләр.
Конкурс шартлары буенча Без «Дуслык» («Дружба», «Туслах») район газетасына 100 процентлы альтернатив язылу тутырган предприятие һәм оешма коллективларын билгеләдек.
Беренче урынны «Алсу» һәм «Теремкәй» балалар бакчалары бүлеште – алар өчен 21 майда Болгарга сәфәр оештырылачак.
Икенче урында – Бикүле мәктәбе, бүләк сыйфатында алар коллектив, укучылар һәм мәктәп тормышы турында 2 газета полосасы алачак.
3 нче урында - «Кыңгырау» балалар бакчасы, алар турында газетада 1 полоса чыгачак.
Барлык җиңүчеләр дә «ТАТМЕДИА» оешмасының район газетасына язылуны югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк, ә 2нче һәм 3нче урыннарны яулаучыларга Нурлат телевидениесенә музыкаль котлау өчен сертификатлар да тапшырачакбыз.
Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм киләчәктә дә «Дуслык» белән калуларын телибез!