2022 елның 11 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән:
-төнлә һәм иртән көчле яңгыр;
-төнлә һәм көндез яшенле һәм көчәйгәндә секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил булыр дип көтелә.
Болытлы, көндез аязучан болытлы.
Төнлә яңгыр, урыны белән көчле яңгыр.
Көндез бераз яңгыр.
Аерым районнарда яшен.
Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба секундына 7-12 метр тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +7..+10˚.
Көндез максималь һава температурасы +12..+14˚.