Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү

2022 елның 10 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 10 маенда көндез һәм кич белән урыны белән 15-20 м/с тизлектә көчле җил булуы көтелә.

Татарстан Республикасының «Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе кисәтә:

Әгәр көчле җил чыканда урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез.

Көчле җилдән йортларның стеналары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шиферның һәм башка түбә каплау материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

Урамда реклама конструкцияләре, элмә такталар, юл билгеләре, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

Биек агачлар янында булырга, шулай ук алар белән янәшә автотранспорт - җил сындырган ботаклар зур куркыныч тудыра ала.

Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе янында калу, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү дә бик куркыныч.

Игътибарлы һәм сак булыгыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International