Аллея авыл мәдәният йорты территориясендә урнашкан.
Яңа Әмзә авылында яшәүчеләр Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан "Хәтер бакчасы" Бөтенроссия акциясе кысаларында "Хәтер аллеясы"нда чыршылар утыртты.
"Яңа Әмзәдән фронтка 138 кеше киткән, аларның 66сы мәңгегә яу кырында калган, – дип уртаклашты Әмзә авыл җирлеге башлыгы Әнисә Сафиуллина. - Аллеяда без утырткан һәр агач Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә багышлана. Аллеяга моннан берничә ел элек нигез салынган иде. Быел без тагын 20 төп чыршы утырттык".
Акциядә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы митингта килгән барлык авыл халкы да катнашты. Әмзә авыл җирлеге буенча барлыгы 405 кеше сугышка чакырылган, шуларның 228е әйләнеп кайтмаган. Авыл халкы үз җирлегебездән чыккан илебез азатлыгы һәм тыныч күк йөзе өчен фидакарьләрчә көрәшкән һәр солдатның хәтерен кадерләп саклый.