Нурлат районында обелискларга һәм фронтовикларның йортларына элмә такталар куелды

2022 елның 10 мае, сишәмбе

«Бу йортта Бөек Ватан сугышы ветераны яши... Җиңүегез өчен рәхмәт» – 9 май көнне фронтовикларның өйләрендә рус һәм татар телләрендә язылган мемориаль табличкалар пәйда булды.

«2022 елның Җиңү язын безнең районда 7 сугыш ветераны каршы ала. Бәйрәмгә аларның һәркайсының йорты фасадына мемориаль такталар куелды. Бу безнең һәркайсыбыз өчен тыныч күк йөзен яулаучыларга рәхмәт сүзләрен белдерү мөмкинлеге", - дип уртаклашты район ветераннар советы рәисе Разия Садретдинова.

Ул шулай ук бәйрәм алдыннан бөтен район буенча Хәтер һәм Дан мемориаль комплексларында һәм обелискларда табличкалар урнаштыра башлауларын билгеләп үтте. Алар барысы 55 данә әзерләнгән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International