Бәйрәм төнгә кадәр дәвам итте.
Җиңү көнендә Нурлат шәһәренең үзәк мәйданы көне буе бер дә буш тормады. Кич белән күпләр «Театр» скверына бәйрәм концертын карарга җыелды. Казаннан «Лето» кавер-төркеме һәм җирле артистлар башкаруында сугыш еллары җырлары, шулай ук төрле телләрдә популяр җырлар яңгырады.
Нурлатлыларның күбесе бәйрәм концертына гаиләләре белән килгән, балалар өчен күп кенә кызыклы уеннар һәм күңел ачу чаралары оештырылган иде. Ә аннары Нурлат Җиңү көне уңаеннан матур салют бүләк итте.