Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә Хәтер һәм Дан Аллеясын меңләгән чәчәкләр бизәячәк

2022 елның 7 мае, шимбә

Җиңү көнен билгеләп үтү алдыннан эшмәкәр Блиновлар гаиләсе  1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориаль комплекс территориясендә чәчәкләр утырту белән мәшгуль.

"Без бу көннәрдә шәһәрне чәчәкләр белән бизәүгә һәм яшелләндерүгә керештек һәм эшне Хәтер һәм Дан аллеясыннан башладык, – дип уртаклашты крестьян – фермер хуҗалыгы башлыгы Николай Блинов.

 - Биредә 9 майга кадәр 4 мең төп петуния һәм бальзамин утыртырга планлаштырабыз. Шулай ук мемориал – клумбаның якын-тирә территориясендә Совет урамында да чәчәкләр утыртырга җыенабыз. Анда 2 мең төп берьеллык чәчәкләр утыртачакбыз".

Быел Нурлат шәһәрендә Блиновлар 100 мең данәгә якын берьеллык чәчәк утыртырга планлаштыра, болар-бәрхет гөлләр, сальвия, петуния, бальзаминнар һәм башкалар.

"Җиңү көненнән соң эшне Карл Маркс урамыннан башлыйбыз, аннары әкренләп Гыйматдинов, Совет, Хәмәдиев урамнарында, Мәктәп урамнарында, паркларда һәм скверларда, шул исәптән «Кондырча» паркында чәчәк түтәлләре утырту белән шөгыльләнәчәкбез. Быел Шашин микрорайонындагы шәһәр күле яны территориясе дә чәчәккә күмеләчәк", - диде эшмәкәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International