Традицион вакантлы эш урыннары ярминкәсендә шәһәр предприятиеләре, оешмалары, шулай ук кече милек формалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Булачак эш бирүчеләр сыйфатында алар чыгарылыш курс студентларын буш вакансияләр, хезмәт шартлары һәм лаеклы хезмәт хакы белән кызыксындырырга тырышты.
"Аграр техникум студентлары ел саен бездә практика уза, автотранспорт предприятиесе эшен өйрәнә, юлга чыгар алдыннан белешмәләр төзергә, линиягә чыгу алдыннан техниканы карап чыгарга өйрәнәләр, агрегат, мотор цехларында үзләрен сыныйлар. Двигательләрне ремонтлауда, шиномонтажда булышалар. Бу-аларның беренче профессиональ хезмәт тәҗрибәсе», - дип билгеләп үтте Нурлат АТПсы генераль директоры Идрис Кәримов. Ул мондый чараларны үткәрү мөһим дип саный һәм ел саен анда катнаша.
Пекарня директоры Ольга Мякишева һәм ресторан директоры Наталья Кунакова шунда ук җәмәгать туклануы продукциясе технологияләрен үзләштерүче дистәләрчә студент арасында үз практикантларын күреп алды. Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә аларны шулай ук һөнәри кызыксыну китергән. Биредә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина сүзләре белән килешмичә булмый, югары квалификацияле кадрларга ихтыяҗ һәрвакыт бар.
«Әгәр сез үзегезне шундый дип саныйсыз һәм югалып калмыйсыз икән, беркайчан да эшсез калмаячаксыз", - дип мөрәҗәгать итте ул студентларга һәм вакансияләр ярминкәсе чын-чынлап конструктив диалогка әверелсен өчен, кызыксындырган сорауларны бирергә, активрак булырга чакырды.
Чыннан да, студентлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Шәрәфетдинов, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Радик Гыйниятуллин, «Татнефть-УРС» ның Нурлат филиалы начальнигы Елена Кротова һ. б. чыгышларыннан бик күп мөһим мәгълүмат алды.
Район Башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы Татьяна Әхмәтҗанованың санкцияләр шартларында эшмәкәрлек өлкәсендә үз урыннарын алырга, дәүләттән «күтәрелеш» бонуслары ярдәмендә яңа производство ачарга дигән тәкъдиме дә аларны уйландырмыйча калмагандыр.
Тик иң күп сораулар Нурлат УТТсы башлыгы Роберт Хәйбрахмановка яңгырады, бу гаҗәп тә түгел. Чөнки техникум студентлары да әлеге предприятиедә производство практикасын узалар һәм уку йортын тәмамлаганнан соң анда эшкә урнашырга омтылалар