Нурлатта республика ведомстволары вәкилләре, шулай ук авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм зоотехниклары, республиканың тугыз муниципаль районының крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнашында «Импортны алыштыру шартларында яңа таләпләр: нәтиҗәле сөт терлекчелеге» темасына зона семинар-киңәшмәсе узды.
Үзәк мәйданда күргәзмә оештырылган иде, анда үзебезнең авыл хуҗалыгы җиһазлары, ашламалар, азык җитештерүчеләр вәкилләре үз продукцияләрен тәкъдим итте.
Пленар өлеш башланыр алдыннан Нурлат районы башлыгы урынбасары Линар Маняпов озатуында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов һәм семинарда катнашучылар күргәзмә белән танышты. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары, җирле инвесторлар Рәис Сөләйманов һәм Шамил Яһудин катнашты.
«Бүгенге күргәзмәгә 38 компания җәлеп ителде, алар терлекчелектә һәм үсемлекчелектә куллану өчен кирәкле барлык азык өстәмәләрен, ветеринария препаратларын, җиһазларын тәкъдим итәләр. Бу - яңа цифрлы технологияләр ярдәмендә терлекчелектә максатчан эшләргә һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә торган үзебезнең продукция", - дип аңлатма бирде министр урынбасары Ленар Гарипов.
Семинарның пленар өлеше шәһәр Мәдәният сараенда узды.
Семинарда катнашучыларны Линар Маняпов сәламләде һәм Нурлат районының авыл хуҗалыгы тармагы турында сөйләде.
"Уңышны арттыру һәм аның сыйфатын яхшырту, хезмәтнең катлаулылыгын киметү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен районда авыл хуҗалыгын цифрлаштыру буенча эш алып барыла. 4 хуҗалыкта көтүлекләр белән идарә итү программасы билгеләнгән, 3 хуҗалыкта – ашату рационы идарә программасы нигезендә башкарыла, авыл хуҗалыгы җирләренә электрон паспортлаштыру үткәрелде, бу шулай ук авыл хуҗалыгы техникасына нәтиҗәле хезмәт күрсәтергә, уңышны фаразларга мөмкинлек бирәчәк», – диде Линар Нурисламович, районда төрле дәүләт программалары буенча авыл хуҗалыгын үстерүгә 324 млн.сум тирәсе акча юнәлдерелде, дип билгеләп үтте ул.
Семинарда катнашучылар агымдагы елның беренче кварталында республикада терлекчелек өлкәсе йомгаклары, хуҗалыкларда ветеринария иминлеген тәэмин итү, ветеринария препаратларын үзебездә җитештерелгәнгә алыштыру һ. б. мәсьәләләр белән таныштылар.
Аннары түгәрәк өстәлләр узды, анда шулай ук Нурлат районы хуҗалыкларында терлекләрне ашату, карау һәм үрчетү буенча алдынгы технологияләр тәкъдим ителде.
Мондый республика семинарлары ел саен язгы кыр эшләре алдыннан үткәрелә, быел алар биш зонада оештырыла. Нурлат өченче нокта булды.