Нурлатта беренче гомумшәһәр өмәсе уза

2022 елның 9 апреле, шимбә

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Нурлатта беренче гомумшәһәр өмәсе үткәрелә.

Шәһәр урамнарында, скверларда, учреждениеләр территорияләрендә,         күп фатирлы йортларның  ишегаллары тәртипкә китерелә.

«Кояшкай» балалар бакчасы коллективы өчен бу беренче генә өмә түгел.

"Без атна саен үз территориябезне җыештырырга чыгабыз. Биредә безнең ландшафт дизайны буенча ясалган чәчәк түтәлләре бар. Аларны тизрәк кардан арындырырга телибез», – дип уртаклашты балалар бакчасы тәрбиячесе Тәнзилә Галиуллина.

Гыйматдинов урамындагы Ленин һәйкәле янында да халык күп иде. Биредә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының төрле бүлекләре  хезмәткәрләре тырыш хезмәт куйды.

«Без барыбыз да бу шәһәрдә яшибез һәм аның урамнарының чиста, матур булуын телибез”, - дип уртаклашты район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге методисты Гөлфия Гафурова.

Шәһәр гомуми белем бирү, шулай ук спорт мәктәпләре, «Торак-коммуналь хуҗалык» оешмасы, Пенсия фонды бүлеге һәм башка учреждениеләр дә өмәдән читтә калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International