Бүген «Киләчәк» балалар иҗат үзәге базасында TATAR HACK цифрлы проектларны эшләү буенча конкурс узды.
Аны Нурлат укучылары өчен Казан шәһәренең ІТ-паркы белгечләре үткәрде. Анда шәһәр мәктәпләреннән 18 команда катнашты. «Киләчәк» үзәге педагоглары да үз командаларын әзерләгән.
«Миңа информатика һәм аның белән бәйле барлык юнәлешләр бик ошый, киләчәктә дә бу юнәлештә укырга планлаштырам. Миңа бу тормышта кирәк булыр дип уйлыйм, чөнки цифрлаштыру – безнең киләчәк. Биредә безне проектлар эшләргә өйрәтәчәкләр", - дип уртаклашты Булат Ибраһимов.
Укытучысы Сергей Петров һәм команданың калган әгъзалары белән бергә алар проектны тәкъдир итү өчен бик актуаль тема – кара-каршы аралашу мәсьәләсен сайладылар.
Конкурс берничә этаптан торды, көн дәвамында балалар үз кураторлары белән бергә, чишелеш өчен бирелгән билгеле бер проблеманы хәл итте.
"TATAR HACK-ул идеяләр конкурсы, анда яшьләр проектлар эшләү буенча ярышалар, алар ярдәмендә сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт белән бәйле проблемаларны хәл итә алалар. Бүгенге чара Нурлатта ІТ-бергәлекнең башлангыч ноктасы булачак, киләчәктә биредә ІТ-парк филиалы барлыкка килүгә китерәчәк, – дип билгеләп үтте ІТ-парк директоры урынбасары Мансур Низамов.