Нурлатта атналык киңәшмәдә өч мөһим мәсьәләне карадылар

2022 елның 8 апреле, җомга

Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин җитәкчелегендә район һәм шәһәрнең торак-коммуналь оешмалары эшчәнлеге буенча атналык киңәшмәдә мөһим мәсьәләләр каралды.

Биредә «Татэнергосбыт» оешмасының Нурлат бүлекчәсе начальнигы Илдус Әхмәдиев 2022 елның 1 апреленә торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыктан түләүләр җыю барышы турында мәгълүмат бирде.

Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының төзекләндерү һәм шәһәр хуҗалыгы бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Лилия Логинова 2022 елның 9 апрелендә Нурлат шәһәренең һәм Нурлат районының барлык оешмалары һәм предприятиеләре катнашында гомумшәһәр өмәсе үткәрелү турында мәгълүмат җиткерде.

Өченче мәсьәлә буларак «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гражданнарның мөрәҗәгатьләрен контрольдә тоту һәм үтәлү  каралды. Аның буенча Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ралия Ханеева чыгыш ясады.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International