«Сөләйманов Ә.И.» һәм «Южная»АФ хуҗалыклары чәчүгә орлык әзерләү белән мәшгуль.
Нурлат районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә актив әзерлек бара. Орлыкларны инкрустацияләүгә «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында һәм «Южная» агрофирмасында керештеләр.
Нурлат районы хуҗалыкларында орлыклар җитәрлек күләмдә әзерләнгән. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә билгеләп үтелгәнчә, район буенча 7700 тоннадан артык орлык бар.