Социаль әһәмиятле объект республика программасы буенча төзелә. Финанслауның гомуми күләме 7 миллион 281 мең сум тәшкил итә.
«Авыл җирлегендә социаль объектлар төзелгәндә, бу һәрвакыт мөһим. Өстәвенә, бу бөтен җирлек тормышына кагыла. Чөнки бүген безнең башкарма комитет урнашкан бина бик тузган. Ул авария хәлендә диярлек, ә янгын куркынычы сезоны башлану белән борчылыр өчен сәбәпләр тагын да арта», - ди Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хасибулла Хәмидуллин.
Бу иске агач корылманы күргәч, аермачык ук булып күренә. Биредә инде хәзер үк "чемоданлы кәеф" хөкемлек итә дип әйтергә була. Подрядчылар март уртасында гына эшкә керешсәләр дә, административ бина төзелешен көзгә төгәлләргә ниятлиләр.
Төзелүче объект паспортында тапшыру вакыты 1 октябрьдә билгеләнгән, ләкин аны иртәрәк сафка бастыру ихтималы зур.
Төзелеш өчен төп материалларның кайтарылган булуы да моңа ышаныч өсти. Подрядчыларның сүзләренә караганда, алар бары тик тикшерелгән тәэмин итүчеләр белән генә эшли, шуңа күрә сыйфат шик тудырмый. Бу хакта район башлыгы Алмаз Әхмәтшинны да ышандырдылар.
“Сезнең тәҗрибәгез бар, башлангычы яхшы, без шундый ук уңышлы ахыргы нәтиҗәгә дә өметләнәбез", – дип билгеләп үтте Алмаз Сәлимович подрядчылар белән сөйләшкәндә.
Социаль яктан әһәмиятле объект барлык заманча таләпләргә җавап бирергә тиеш. Яңа бинада хезмәткәрләрнең эшләве һәм халыкны кабул итү өчен уңайлы шартлар тудыру каралган. Биредә яшәүче халыкных саны аз түгел.
Якушкинодан тыш, җирлек Абрыскино һәм Салдакай авылларын берләштерә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, биредә 1080 кеше яши. Өлкән кешеләрнең һәркайсы диярлек елга бер тапкыр булса да авыл җирлеге башкарма комитетына төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә: белешмә, консультация сорап киләләр, кемгәдер субсидия алу өчен кирәкле документларны рәсмиләштерүдә ярдәм кирәк һ.б. кешеләрне монда шәхси проблемалар да китерә. Узган ел, мәсәлән, 79 мөрәҗәгать теркәлгән, аларның 47се консультатив характерда булган, 32се уңай хәл ителгән. Агымдагы ел башыннан алып, борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорап, җирлектәге 15 кеше мөрәҗәгать иткән.