Нурлат аграр техникумында «Батырлык дәресе» узды

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Нурлат аграр техникумы студентлары Бөек Ватан сугышы ветераннары батырлыгына һәм сугышчы-интернационалистларның сугышчан казанышлары турында тын да алмый тыңлады .

Белем бирү учреждениесенең актлар залында "Россиягә хезмәт итү сиңа һәм миңа насыйп булды" дигән девиз астында "Батырлык дәресе"узды.

Студентлар алдында Нурлат шәһәре хәрби комиссары Заһир Кәримов, Үзәк хәрби округ инспекторы Анатолий Молоствов, җирле иҗтимагый оешма рәисе Ришат Сафиуллин, "Сугышчан туганлык" эзләү отряды командиры Владислав Кузьмин һәм "Форпост" үзәге директоры Илгиз Сәйфуллин чыгыш ясады.

Алар Ватаныбызның булачак сакчыларына үзләренең армия хезмәте турында сөйләде, залдан яңгыраган сугыш вакыйгалары турындагы сорауларга җавап бирде.

Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, төп бурыч-яшьләрдә патриотизм хисе тәрбияләү һәм аларны үз Ватаныңа хезмәт итүгә рухи яктан әзерләү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International