Людмила Рыбакова гражданнарны онлайн-кабул итте

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

ТР Дәүләт Советы депутатына 8 нурлатлы мөрәҗәгать итте.

«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова гражданнарны онлайн-режимда кабул итте.

Нурлатлылар депутатка фатир алырга булышу, субсидияләр буенча түләүләрне туктату, «Хезмәт ветераны» исемен бирү, балалар өчен кешбэк алу, йорт һәм бакча территориясен даими су басу кебек сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

Кабул итүгә кайбер мәсьәләләрне аңлату өчен район социаль яклау идарәсе, Нурлат районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек һәм төзелеш бүлекләре вәкилләре дә чакырылган иде.

Кайбер мәсьәләләр буенча Людмила Николаевна консультацияләр бирде, ике сорауны игътибарына алды.

Исегезгә төшерәбез, җирле бүлекчәнең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Людмила Рыбакова һәр айның беренче сишәмбесендә гражданнарны кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International