1 апрельдән язгы чакырылыш кампаниясе башланды.
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы Хәрби комиссариаты мәгълүматларына караганда, язгы чакырылышта безнең районнан 70кә якын егетне армиягә җибәрү планлаштырыла.
« 29 мартта Милли оборона идарәсе үзәгендә узган киңәшмәдә Россия Федерациясе Оборона Министры, Армия генералы С.Г. Шойгу хәрби хезмәткә чакырылучыларның "кайнар нокталарга" җибәрелмәвен ассызыклап үтте, - дип аңлатма бирде Нурлат районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин.
- Нурлатлылар Россиянең төрле нокталарына, нигездә коры җир, һава-десант гаскәрләренә, Һава-космик көчләргә, хәрби-диңгез флотына һәм Милли гвардиягә чакырылачак».
Хәзер исә хәрби комиссариатта медицина комиссиясе уза, биредә 330лап Нурлат егетенең хәрби хезмәткә яраклылыгы тикшерелә.
Хәрби хезмәткә чакыру майның өченче декадасында башланачак.